Канатлана күңел назлы сулышыннан бу язның
Башкортстан Республикасының Язучылар Берлеге әгъзасы, мөгаллим, шагыйрь Эльверт Хаматшин 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Эльверт Хаматшин – «Каеннарым мине көтәләр», «Гомер эзләрем», «Син сагышым кояшы», «Тапланмаган исем» исемле китаплар авторы. «Тулпар» журналының, Бәләбәйдә уздырылып килгән «Илһам чишмәләре» төбәкара конкурсының лауреаты булган. «Зәңгәр чишмә» район әдәби берләшмәсендә актив катнашучы һәм Г.Ибраһимов исемендәге район үзәк китапханәсе чараларының еш кунагы да ул. Эльверт Гариф улына нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Илһам чишмәгез саекмасын, киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Эльверт Гариф улы Хаматшин 1951 елның 1 апрелендә Дүртөйле районының Иске Солтанбәк авылында туган. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Дүртөйленең 2нче санлы мәктәбендә урта белем алган. 1969-71 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт иткщн. 1971-76 елларда Краснодар шәһәрендә дәүләт университетының филология факультетында укыган. Аннан соң 1989 елга кадәр Төрекмәнстанда укытучы булып эшләгән. 1989 елда Башкортостаныбызның Авыргазы районы Степановка авылына гаиләсе белән кайтып урнашкан һәм Степановка, Усман мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 2011 елдан хаклы ялда.