Выбрать язык

Изгелек тамырлары.

12 нче март Галимҗан Ибраһимовның туган көне.

Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов — татар әдәбияты классигы, язучы, әдәбият һәм тел галиме, публицист, тәнкыйтьче, тарихчы, җәмәгать һәм сәясәт-дәүләт эшлеклесе.

Галимҗан Ибраһимов XX гасыр башындагы бөек иҗтимагый хәрәкәтләр тудырган, татар халкының милли — рухи яңарыш дәвере үстергән һәм чыныктырган шундый олы шәхесләрнең берсе.

Вакытлар узган саен, Г.Ибраһимовның халкыбыз өчен башкарган хезмәтләре һаман да зурая һәм кыйммәтлерәк була бара.

Бөек шәхесебезнең туган көне уңаеннан Авыргазы районы Корманай авылы кызы шагыйрә Зөлфия Газиева Галимҗан Ибраһимовка атап шигырь язган.

Изгелек тамырлары.

Мәгърифәтче, язучы да,

Чит илдә дә билгеле.

Әсәрләре-бизәкләрдән

Тарихыбыз чигүле.

Әдәбият, мәдәният

Өлкәсенә зур өлеш

Керткән шәхес бит ул, галим,

Иҗаты биргән-җимеш.

Якташыбыз -Галимҗан ул,

Безнең як җирлегендә.

Тормыш юлы тамыр җәйгән

Туган як киңлегендә.

Без — татар язмышының да

Тамырлары бик тирән.

Авыргазы җирлегенә —

Талантларны мул биргән.

Тирән -тирән тамырларга

Балталар чабылмасын.

Милләт намусы йөзенә

Һич кара ягылмасын!

Үткәннәрдән — киләчәккә,

Ныгынган буыннардан

Изгелек, яхшылык агар

Бары шул тамырлардан!

 

Дата публикации: 10.03.2026.