Подарок от Расим Шафи-Рахмата
Республиканский молодежный журнал «Тулпар» (№ 1/2026) опубликовал статью, посвященную нашему выдающемуся земляку, поэту, члену Союза писателей Республики Башкортостан и Российской Федерации Расиму Шафи-Рахмату.
Фирменный магазин издательства «Китап» представил вниманию читателей его поэтический сборник «Яңгырлар мәле».
Поэт побывал в нашей библиотеке, подарил журнал «Тулпар» (15 экземпляров). В преддверии Дней великого классика Галимджана Ибрагимова мы поблагодарили земляка за такой подарок.
Авыргазы районында туып – үскән шагыйрь Рәсим Шәфи – Рәхмәтнең «Яңгырлар мәле» шигъри җыентыгы Уфада «Китап» нәшриятының фирма кибетендә дә тәкъдим ителде. Әсәрләр фәлсәфи – лирик тирәнлеге белән әсир итә.
Шагыйрь безнең китапханәдә булып «Тулпар» журналын (15 данә) бүләк итеп китте.
Бөек классигыбыз Галимҗан Ибраһимов көннәре алдыннан мондый бүләк ясаганы өчен якташыбызга рәхмәт сүзләрен әйттек.
Синең кебек…
Авылдашым, бөек классигыбыз
Галимҗан Ибраһимовка.
Син атлаган сукмаклардан йөреп,
Эзләреңне тоеп үстем мин.
Минем өчен дэ ул Солтанморат
Җирдә иң кадерле исем бит.
Бөек авылдашым, сиңа охшап,
Мин дә менә каләм тибрәтәм.
Шигырләрем белән авылымны
Иң – иң матурларга тиңләтәм.
Сокланып һәм горурланып узам
Син данлаган урман – кырларны.
Мин дә шулай туган авылыма
Багышладым күпме җырларны.
Авыргазы ярларына килеп
Мин дә карыйм аккан суларга.
Очлытауның түбәсенә басып
Мин дә батам төрле уйларга.
Мин дә синең кебек, беркайчан да
Авылымны сөеп туялмам.
Синең кебек мин дә. Тик беркайчан
Синең кебек … бөек булалмам…
Рәсим ШӘФИ — РӘХМӘТ


