Выбрать язык

Иҗат балкышы

Әйе, чынлап та, изге Авыргазы җирендә күпме талант ияләре, күренекле шәхесләр дөньяга килгән. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар, әмма журналистика өлкәсендә, Корманай авылында туып үскән, бүгенге көндә Уфа шәһәрендә яшәп, инде 45 ел дәвамында “Кызыл таң” гәзите редакциясендә эшләүче авылдашыбыз Фәрит Минулла улы Фаткуллин – бердәнбер. Эшкә башлаган беренче көннәреннән алып әлегә кадәр ул үз иленә, туган җиренә, халкына, безгә – гәзит укучыларга хезмәт итә. Озак еллар дәвамында бөртекләп туплаган бай тәҗрибәсе, гыйлеме белән бик теләп хезмәттәшләре белән уртаклаша, яшьләргә төпле һәм акыллы киңәшләрен бирә.

Үз һөнәреңнең остасы, чын мәгънәсендә баш хәреф белән остаз булыр өчен, эш дәверендә кирәк булган бик күп ыңгай сыйфатларның булуы мөһим. Фәрит Минулла улы нәкъ әнә шундый шәхес. Зур хезмәт юлына “эшче – хәбәрче” мәктәбе аша үтеп килгән авылдашыбыз, нинди генә вазыйфа башкарса да, үзен тырыш, сәләтле, эш сөючән, итәгатьле, гадел итеп күрсәтте. “Кызыл таң” гәзитенең элекке баш мөхәррире Расыйх абый Ханнанов сүзләре белән әйтсәк, “Фәритнең аның белмәгән эше юк…” Хезмәттәшләре буген дә аны “аяклы энциклопедия” дип атый Карьерасын үзебезнең районда чыгып килгән “Ватан юлы” гәзитендә башлаган яшь хәбәрче бүгенге көндә зур казанышларга ирешкән, эшендә абруйлы остаз, гаиләсендә ышанычлы терәк.

Журналист буларак, Фәрит Минулла улы төпкелдә яткан күпме халык энҗеләрен, милли гәүһәрләрне, тарихи шәхесләрне дөньякүләм билгелеккә чыгарды, әлегә кадәр беркайда да искә алынмаган, теркәлмәгән фактларны ачты. Очерк, сүрәтләмәләре, 4 җыентыкка тупланып, китаплар булып дөнья күрде. “Җырла, йолдызым”, “Баш очымда кош сайрады”, “Тын сукмакта тал тибрәлә” дип исемләнгән китапларының һәрберсендә 33 әр данлыклы шәхеснең тормышы, иҗаты тасвирланса, “Кызыл таң шәхесләре”ндә аларның саны 47. “Балачаксыз кеше”  документаль повесте, аның катнашлыгында иҗат ителгән “Кызыл таң. Кыскача энциклопедия” китаплары билгеле. Иҗатында үзенә генә хас “Фәрит абый” кануннары бар. Фәнни хезмәткә тиң язмалары бер үк вакытта гади дә; бүгенге чагылдырыла, шул ук вакытта еракта калган һәм бик үк ерак булмаган үткәннәр тасвирлана; чагыштырулар, цитаталар китерелә. Моның өчен, әлбәттә, күпме кешеләр белән элемтәгә керергә, очрашырга, аралашырга, архивларда күпме казынырга, тарихны барларга, “тел ачкычы” кирәк. Фәрит абыйның  язмаларын көтеп аласың, теләп укыйсың, геройлары белән бергә сөенәсең – көенәсең, көләсең – елыйсың, сокланасың, горурланасың. Бер сүз белән әйткәндә – гаҗәеп матур, икенче төрле  бөек дөньяда яшисең. Аерым шәхесләр мисалында  ул милләттәшләребез, ата-бабаларыбыз язмышын, халык тарихын тасвирлый. Аның эше, иҗаты әдәбиятебезне, мәдәниятебезне баетуда, арытабан үстерүдә бәяләп бетергесез роль уйный. Үсеп килүче яшь буынга бу рихи мирас – иң зур бүләк! Моның өчен Фәрит абыйга чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез, аның белән  лаеклы рәвештә горурланабаз!

   Алтын көзнең сентябрь азагында  ул үзенең күркәм гомер бәйрәмен билгеләде. Ә 17-нче октябрьдә  тантаналы чаралар Фәрит абыйның туган ягында да үткәрелде. Фәрит Минулла улы Уфадан кайткан бер төркем кунаклар белән туган авылы Корманайда авыл халкы белән очрашты, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган стела янында зәңгәр чыршылар утырттылар, авыл мәчетендә иман, иминлек, бәрәкәт теләп дога кылдылар. Бәйрәм Корманай урта мәктәбендә дәвам итте. “Иҗат балкышы” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә барысының да күңеленә хуш килде. Юбилярны котларга мәртәбәле кунаклар, районның татар теле һәм әдәбияте укытучылары, китапханәчеләр, авылдашлар, туганнары, якыннары җыелды. Район хакимияте башлыгы Идрисов Зөфәр Җәүдәт улы көн героеның кыскача хезмәт биографиясенә, иҗатына тукталды, район советы карарын җиткерде. Фәрит Минулла улына  “Авыргазы районының почетлы гражданины” исеме бирелүе барыбызны да сөендереп озакка сузылган алкышларга күмелде. Өршәк авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Абдрахманов Рәмил Исмәгыйль улы,  район гәзитенең элекке баш мөхәррире Зәйнәгытдинов Рәшит Сираҗетдин улы, район ветераннар советы рәисе Мифтахов Инсаф Заһретдин улы, район мәдәният бүлеге начальнигы Баһаветдинов Булат Файзрахман улы, район мәгариф бүлеге методисты Әпсәләмова Эльвира Фәнис кызы, район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәре Асылгужина Зөхрә Юлдаш кызы, Фәрит Минулла улының гаҗәеп тыйнак, тырыш, тәрбияле, итәгатьле булуы белән беррәттән, аның талантына, сәләтенә соклану белдерделәр, алда да сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади  уңышлар теләделәр. Русия Федерациясенең атказанган, Башкортстан һәм Татарстан республикаларының халык артисты, Уфа сәнгать институты профессоры, сәнгать фәннәре кандидаты Газиев Идрис Мөдәрис улы, урам аша гына ут күршеләр булып яшәгән Фәрит абый турында, аеруча җылы сөйләде. Аны үз абыйлары рәтендә күрүен, гади, ярдәмчел булуын, әле дә туганнарча аралашуларын әйтте. Ә инде Идрис  Газиев башкаруында Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Безнең авыл” җыры иләһи моң булып, мәктәп диварларына гына сыймый, авыл киңлекләренә, тау битләүләренә таралды… “Милли аваз” төркеме чыгышы да кичәгә ямь өстенә ямь өстәде. Манякова Фәнилә Абдулла кызы, эшләгән дәверендә, Фәрит абыйның китапханәгә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт әйтеп, китаплары белән таныштырды.  Фәрит Минулла улының бөтен китаплары да иҗат белән бәйле һөнәр ияләре өчен өстәл китабы, укыту-тәрбия эшләрендә кулланма әсбап булуын ассызыклады. “Гадилектә даһилек” дигән әйтемне искә алуы да күп нәрсә турында белдерде. Чыгышлар музыкаль номерлар, театрлаштырылган күренешләр белән үрелеп барды. Фәрит Минулла улы сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Мәктәп укытучылыры да, укучылар да, хаклы ялдагы авылдашлар да талантын күрсәтте. Ә Фәрит абыйның хәләле Фатыйма Халик кызы гомер юлында да аның якыннарына карата да ярдәмчел, тугры, ышанычлы иптәш, әти, туган булуын әйтеп үтте, кичәне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

   Бәйрәм чаралары  бик тә табигый булып, җылы мөгәләмәдә үтте. Атналар буена  койган яңгырлар да туктап, безгә теләктәшлек белдерде. Күңелләребезне аралашу шатлыгы биләп, иҗат балкышы нурландырса, күктә көзге алтын кояш балкыды, гүя бар табигать, бөтен тереклек безнең белән тантана итте ул көнне. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте . Татар милли ашлары белән сыгылып торган өстәлләрне әзерләүдә авыл уңганнары да, “Урожай” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Радик Мөдәрис улы Рәфыйков, район юллар ремонтлау һәм төзү идаралыгы начальнигы Риф Гыйльмулла улы Рәфыйков, Өршәк авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рәмил Исмәгыйль улы Абдрахманов үз өлешләрен керттеләр. Бизәү эшләрендә, музыкаль чыгышларны әзерләүдә Әпсәләм авылы китапханәсе китапханәчесе Аюпова Гөлдәр Фидаиль кызы ярдәм итте.  Корманай урта мәктәбе, шунда эшләүче коллектив бөтен мөмкинлекләрне булдырды. Әйе, мондый чаралар безгә  алмашка килүче буынга бик кирәк. Күңелләрдән йөрәкләргә матур күперләр салынды,  рухи дөньябыз баеды. Алда да Фәрит Минулла улының каләме очыннан ак юлларга төшкән һәр язмасы безне дә канатландырсын, татлыдан татлы хезмәт җимешләре туганнарын, якыннарын, авылдашларны, якташларны шатландырсын. Сәламәтлек, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге юлдаш булсын.

Дата публикации: 25.10.2019.