«Шатлыклар көтә йөрәгем…»

30 ноябрьдә Авыргазы районының Толбазы авылында күренекле шагыйрь Салават Рәхмәтулланың 75 яшьлек юбилей кичәсе булды. Кичәдә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, Башкортстан язучылары – Марсель Сәлимов, Ралиф Киньябаев, Гөлнур Якупова, Әлфия Асадуллина, Закир Әкбәров, Стәрлетамак шәһәр гәзите мөхәррире, шагыйрьнең туганнары, дуслары, авылдашлары һәм шигърият сөючеләр катнашты. Кичәне зур әзерлек белән китапханә хезмәткәрләре оештырды. 

Салават Рәхмәтулла… бу исем шигърият сөючеләргә яхшы таныш. Аның иҗаты хакында әледән-әле әдәбият галимнәре, язучыларыбыз, шагыйрьләребез, журналистлар мәкаләләр язып кына тора. Алай гына да түгел, югары уку йортлары студентлары да С. Рәхмәтулла иҗаты турында курс, диплом эшләре яклый. Аның турындагы әдәби тәнкыйть мәкаләләре Башкортстан белән генә чикләнмичә, Татарстанда да дөнья күрә. Шигырьләре Мәскәүдә нәшер ителүче “Наши соотечественники”, “Татарские новости” гәзитләрендә басыла. “Азатлык” радиосы аша яңгыраган әсәрләрен дә беләбез. 1978 елда чыккан “Әйтелмәгән әйтер сүзләрем” китабын Американың иң абруйлы Гарвард университеты соратып алуы да күп нәрсәләр турында сөйли. Гади генә итеп әйткәндә, шагыйрь Салават Рәхмәтулланың иҗаты хәзер халыкара яңгыраш ала сыман. 2014 елда Казанда нәшер ителгән “Сандугачым, әйт үземә…” китабындагы кереш сүзендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин язганча, “Салаватның шигърияте Салаватның үзен күпкә уздырды, еракка китте…” Бу – шагыйрьнең Казанда да, Уфада да түгел, ә провинциядә яшәп иҗат итеп тә, зур шагыйрь була алуына ишарә. Димәк, хикмәт китап санында да, провинциядә яшәүдә дә түгел. Башкортстан шагыйрьләре арасында иң күренеклеләрдән берсе булган Салават Ибраһим улынының шигырьләрендә әллә нинди тарту көче бар. Бу хакта узган гасырның 90нчы елларында ук Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев та язган иде: “Аның иҗат җимешләре башка беркемнекенә дә охшамаган: төсе дә, исе дә, тәме дә – үзенчә, нәкъ Салаватча. Аны башка беркем белән дә бутап булмый. Бу шагыйрь өчен иң мөһим сыйфат”. Чыннан да, Салават Рәхмәтулла шигырьләрен укыган саен укыйсы килә. Хәтта әллә кайчан чыккан җыентыкларын да яңадан кулга алу, андагы таныш шигырьләрне кат-кат уку да ялыктырмый. Киресенчә, андагы канатлы сүзләргә, сүз уйнатуга, матур рифмага кат-кат соклану арта, язганнарыннан күңел кыллары тартыла, хисләр кайный. Мондый маһирлык турында тумыштан, җир-судан, дип исбатлаучылар да бар. Бик ихтимал. Чөнки Салават Рәхмәтулла туган Авыргазы районының Солтанморат авылы гаҗәп бәрәкәтле, гыйлемле, укымышлы авыл. Дөньяга татар халкының бөек язучысы, күренекле галим, дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовны биргән авылның суы да, туфрагы да бәрәкәтле, шифалыдыр. Салават Ибраһим улы үзе дә кечкенәдән бик сәләтле була. Мәктәптә укыганда ук Салаватка әтисе хромка гармун алып бирә. Ул заманда гармун күпләрнең хыялында гына калганын белгәннәр хромканың нинди зур бүләк икәнен аңлар. Моңлы, уйлы кешегә гармун иптәш тә, сердәш тә… Салават Рәхмәтуллинның шигырьләре шуңа җырлап тора да. Аның сүзләренә дистәләгән җыр язылган. 

Хөрмәтле Салават Ибраһим улы! Сезнең җырларыгыз белән илһамланып яшәүче шигърият сөючеләрне сокландырып, үзегез дә җырлап кына яшәгез! 

 

.

Дата публикации: 1.12.2017.